«Сатира даһие» кичә-портреты (12+)

29 гыйнвар көнне 6 нчы санлы китапханәдә уртанчы сыйныф укучылары өчен бөек рус язучысы М.Е.Салтыков-Щедринның тууына 195 ел тулуга багышланган «Сатира даһие» исемле кичә-портрет узды.    
Чарада язучының балачак һәм яшьлек еллары, аның тәүге әдәби тәҗрибәсе, Вяткада сөргенлектә булуы, гадәтләре, гаилә тормышы турында сөйләнде. Ачыкланганча, язучының күп кенә әсәрләре автобиографик, мәсәлән, «Господа Головлевы», «Пошехонская старина» романнары шундыйлардан. М.Салтыков-Щедринны социаль-сәяси сатира өлкәсендә буй җитмәслек сүз рәссамы буларак тасвирлауга аерым игътибар бирелде. Ә аның иң яхшы иллюстрацияләре – иҗатының иң югары ноктасында торган әкиятләре. Укучылар әкиятләрдән өзекләр укыды, алар буенча фикер алышуда катнашты, викторина сорауларына җавап бирде. Шулай ук язучының бүгенге көндә дә актуальлеген югалтмаган афоризмнары әйтеп үтелде. «Кыю сатира остасы» исемле китап күргәзмәсе оештырылган иде, анда балалар язучының әсәрләре белән таныша һәм үзләренә ошаган китапларны укырга ала алды. Әлеге чара укучыларга күренекле сатирикның иҗаты турында кичерешләрен яңартырга, аның сарказм һәм юморының ни дәрәҗәдә зурлыгын бәяләргә мөмкинлек бирде.

Поделиться: